1,6 мең кешенең яртысы диярлек хакимияттә катты куллы кешенең булуы файдалы һәм кирәк дигән. Бары 30 процент кына бу зарар китерә, дип белдергән.
“Хакимияттәге вертикаль, ягъни барлык мөһим мәсьәләләрнең Кремльдән хәл ителүе, ә хөкүмәт, фиркәләрнең йогынтысы аз булуы Русия өчен файдагамы яки зыянгамы?” дигән сорауга узган елларны 38 процент "файдага" дип җавап бирсә, хәзер ул 4 процентка ук арткан.
Соңгы елларда халыкның каты куллы хакимияткә өстенлек бирүе төрлечә аңлатыла. Казан дәүләт университетының сәясәт белеме кафедрасы җитәкчесе Мидхәт Фарукшин:
“Гомумән халыкның каты кулны яратуы һәм каты куллы идәрәгә ияләшүе бу алып барылган сәясәтнең бер билгесе булып тора. Бу тарих белән бәйле һәм хәзер генә барлыкка килмәде. Шуңа гаҗәп тә түгел. Әлеге күренеш халыкның хәләтен һәм сәяси мәдәниятен күрсәтә”, - ди.
Күпләр киләчәктә каты куллы идәрә Русиядәге халыкка яхшы тормыш китерер дип өметләнә. Әгәр бер ел элек күп кенә сораштырылган халык Русиядәге икътисади хәлнең яхшыруын нефть һәм газ бәясенең артуы белән аңлатса, хәзер исә болай дип санаучылар шактыйга кимегән.
Хәле яхшыруын күпчелек хәзер хөкүмәтнең икътисади һәм финанс сәясәтне дөрес алып баруына бәйли. Аерым алганда, бәяләр артуны бераз тотып тору өчен халык хөкүмәткә рәхмәтле икән. Әмма күп кенә белгечләр, бу вакытлыча хәл, ягъни халыкны башта парламент, ә аннары президент сайлавына китерер өчен генә эшләнгән эш дип бәяли.
Сайлау дигәннән, хәзер халыкның анда да хакимият кушуы буенча гына йөргәне дә беркемгә сер түгел. Хәтта үзәк сайлау комиссиясендә дә моны яшермиләр. Халык исә каты куллы хакимиткә тулысы белән диярлек буйсына. Сайлау нәтиҗәләре дә шуны күрсәтте. Казан дәүләт университетының сәясәт белеме кафедрасы мөдире Мидхәт Фарукшин исә сайлауда шул хәтле кешенең катнашуы чынлыкта мөмкин түгел, дип әйтә.
Сораштыруда хакимият белән турыдан-туры эш иткәннәр генә каты кулны яратмауларын белдергән.
«Левада үзәге һәм җәмәгатьчелек фикерен белү фонды уздырган сораштырулар нәтиҗәләрен карасаң, безнең халык демократияне яратмый килеп чыга. Халык тарафыннан хокуклар бәяләнми. Бер тапкыр сораштыру булган иде һәм анда “яхшы тормыш өчен сез үз хокукларыгыздан баш тартыр идегезме” дигән сорауга исә “әйе, мул тормыш өчен әзербез” дигән җаваплар булды. Шуңа халык өчен демократия ул зур кыйммәткә ия түгел”, ди Мидхәт Фарукшин.