Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тимер-томыр карагының “ипи”ен кисәләр


Ринат Тимерҗанов тимер-томыр урлаучылар турында сөйли
Ринат Тимерҗанов тимер-томыр урлаучылар турында сөйли

Татарстанда метал сәүдәсен тәртипкә китерү юнәлешендә милиция зурдан кубып эшли башлады.


Кара һәм төсле металны урлап сатучыларны көчле күзәтү астына алуларын хокук сакчылары халыктан моң зарлар күп килүгә бәйләп анлата. Шуңа да имештер, метал белән эш итүчеләргә карата күзәтүне арттырганнар. Милиционерлар, шулай ук, бу эшкә Татарстан президентының тәэсире булуын да әйтте. Минтимер Шәймиев 18 гыйнварда хокук сакчыларының коллегия утырышында: “Хәзер мин үзем ул метал урлаучыны тотарга тиешме инде?!” - дип шелтә белдергән иде.

Менә шуннан соң инде республиканың эчке эшләр министры Сәфәров Шәймиевка кара, төсле метал җыю өлкәсендә ярты ел эчендә тәртип урнаштырырбыз, дип сүз бирде. Моңа дәлил буларак 5 мартта министрның урынбасары Ринат Тимерҗанов салым түләмичә тимер-томыр белән сәүдә итүчеләрне җавапка тарта башладык, дип журналистларга сөйләде. Быелның 1 февраленнән 30 июненә кадәр Татарстанның эчке эшләр министрлыгы металл урлаучыларга, аны кирәкле кәгазьләре булмыйча җыеп сатучыларга каршы көрәш башлаган.
“Метал” операциясе нәтиҗәсендә 300 гә якын яшерен кара һәм төсле метал кабул итү пункты ачыкланган. Шулай ук, 227 тимер-томыр төялгән машинаны тоткарлаганнар, аларның тиешле кәгазьләре булмаган. Бүгенге көндә 369 беркетмә мәхкәмәгә җибәрелгән һәм канунсыз метал сатучыларга 430 меңгә якын штраф салынган. Шушы эшләр нәтиҗәсендә урлап-сатуга бәйле җинаятьләр саны нык кимегән.
Хәзер җиңел генә тимер-томыр җыеп Казаннан да ерак китеп булмый икән, күзәтү нокталарында милиционерлар йөк машиналарын туктатып тикшереп чыгаралар яки кертәләр, ди республиканың эчке эшләр министры ярдәмчесе.

Азатлык радиосы Ринат Тимерҗановка: “Сез бу эшләрне халык моң-зарына гына карап түгел, хакимият тарафыннан әйтелгән әмерне үтәп, салым түләүчеләрне арттыру максатында эшли торгансыз инде. Аннары сез бу эшегез белән метал монополистларын арттырмассызмы ?” - дигән сорау бирдек.
Ул: “Бу очракта болай әйтергә кирәк. Рәсми теркәлмәгән бер генә метал җыю нокталарының берсе дә бер тиен дә салым түләми. Шуңа күрә, аларны рәсмиләштерү уңай нәтиҗәләрнең берсе. Республика өчен дә, ил өчен дә. Икенче сорауга килгәндә, әйе, безгә, сез бер тимер сәүдәгәрен ябып икенчесенә баеп китәргә мөмкинлек ачмыйсызмы дигән сүзләр килә. Шуңа без бу эшкә бик сак карыйбыз,” - дип җавап бирде министр ярдәмчесе.
Татарстанда “Метал” операциясен хокук сакчылары 30 июньгә кадәр уздырачак.
XS
SM
MD
LG