Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенкога һөҗүм оештыруда гаепләнгән егет моны кире кага


Питербур - Губернатор Матвиенкога һөҗүм оештыруда гаепләнгән 3 зат җәмәгать мәхкәмәсе каршында чыгыш ясады. Шуларның берсе - Тимур Сәетгәрәев - үзенең шәһәр башлыгына бернинди дә һөҗүм әзерләмәвен, татар Сабантуендагы вакыйганың фәкать Питербур җәмәгатьчелеге игътибарын җирле мөселманнар хәленә җәлеп итү максатында гына булуын белдерде.

2007нче елның маенда Федераль иминлек хезмәте ФСБ һәм эчке эшләр министрлыгы Питербур хакиме Валентина Матвиенкога каршы һөҗүм әзерләнүе һәм шул уңайдан 3 кешене - инде телгә алынган Тимур Сәетгәрәевне, Равил Моратовны һәм Владислав Барановны кулга алуын хәбәр итте. Тентү вакытында аларда ике граната һәм 500 грам шартлаткыч табылуы да әйтелде.

Моңа катнашы булган тагын ике шикле адәм һаман да эзләнә дип хәбәр ителә.

Шушы эшне хәзер җәмәгать мәхкәмәсе карый. 12 мартта аның чиратагы утырышы була. Анда яклау ягының шаһидләре чыгыш ясарга тиеш.
XS
SM
MD
LG