Accessibility links

Кайнар хәбәр

Греция Македониянең НАТОга керүен якламый


Брюссель - Греция тышкы эшләр министры Дора Бакоянни, Македониянең рәсми исеме мәсәләсендә бәхәс дәвам итүе аркасында Греция бу илнең НАТОга керүен яклый алмый, дип белдерде. Бүген НАТО тышкы эшләр министрлары Албания, Хорватия һәм Македониянең берлеккә керүе турында сөйләште. Бу очрашу 2-4 апрель көннәре Бохарестта үтәчәк НАТО саммитына әзерлек кысаларында оештырылды. Македония ул саммитта Албания һәм Хорватия белән НАТОга керергә өметләнә.

Греция үзенең төньяк күршесе Македониянең Македония дип аталуына каршы чыга, чөнки Грециянең үзенең "Македония" адлы төбәге бар.

Бүгенге очрашуда сүз шулай ук Грузия һәм Украинаның НАТО керү теләге, саклану берлегенең Әфганстан һәм Косоводагы эшчәнлеге турында бара.
XS
SM
MD
LG