Мәскәү - Русиянең югары мәхкәмәсе 2004 елның 1 сентябрендә Беслан фаҗигасенә китергән ваемсызлыкта гаепләнгән Ингушетия милиционерларының гаебе юк, дигән карар чыгарды.
Эшне кабат карарга сорап югары мәхкәмәгә "Беслан авазы" комитеты мөрәҗәгать иткән булган. Узган елның октябрь аенда Ингушетия мәхкәмәсе Малкобек районы эчке эшләр бүлеге башлыгы һәм аның ярдәмчесеннән тәртип сакламауда гаепне алган иде. Алар башта коралланган кешеләрне Төньяк Осетия җиренә үтеп кереп мәктәпне тотык итеп алуга китергән ваемсыз гамәлләрдә гаепләнгән иде.
2004 елда Бесланда террор гамәлендә 330 кеше һәлак булды, аларның 186 балалар иде.