Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа корылтайда тынычлык бозучылар булмый


Башкортстанның рәсми гәзитләрендә җомга көнне республика Дәүләт Җыелышы-Корылтайның яңа депутатлары исемлеге басылып чыкты.

Аннан күренүенчә, әлеге чакырылыш парламентка бер генә бәйсез шәхес тә үтмәгән. Элекке чакырылыштагы Эдвард Мурзин белән Геннадий Шабаев кебек хөр фикерле кешеләр үтә алмады бу юлы Дәүләт Җыелышына.

Мәгълүм булуынча, бу сайлауларда да Башкортстан парламентына 120 депутат сайланды. Шуларның 55-е “Бердәм Русия” фиркасе исемлегеннән, 60ы бер мандатлы округлардан сайланды.

Кызык өчен генә Коммунистлар партиясе исемлегеннән дә 5 кешене керттеләр парламентка. Алары да кермәс иде. Парламентта ике партия вәкилләре булырга тиеш дигән канунга ярашлы гына керде алар да. Әлеге Дәүләт Җыелышында 5 хатын-кыз депутат бар. Алар арасына хәтта театр артисткасы да эләкте. Башкорт академия драма театрыннан Эльвира Юнысова булды ул.

Парламентта беренче чакырылыштан ук утыручыларның да кайберләре үтте бу сайлауларда. Мисал өчен, Зөфәр Еникеев кебек аксакал бу юлы да армый-талмый кануннар язачак.

Башкортстанда әлеге сайлаулар да, элеккеләре кебек үк, хакимиятнең чиксез куәтләрен кулланып оештырылды. Күзәтүчеләр фикеренчә, канун бозулар адым саен очраган. Хәзер аларга бәйле мәхкәмәгә мөрәҗәгать итүләр башлана. Әмма, гадәттәгечә, берни дә бирмәс кебек ул мәхкәмәләшүләр.
XS
SM
MD
LG