Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элекке хаким төрмәгә утырырга мөмкин


Башкортстанның Салават шәһәренең элекке хакимият башлыгы Геннадий Паршиковка карата җинаять эше ачылырга тора.

Эшендә җитешсезлекләр булуы сәбәпле, дигән аңлатма белән, Паршиков әфәндене ике ай элек вазыйфасыннан алганнар иде. Хәзер инде республиканың контроль-хисап палатасы элекке мэрның хилаф эшләрен бик җентекләп казыган. Геннадий Паршиковка ягылган төп гаеп - аның Салават шәһәрендәге ягулык-җылыту челтәрләрен “Башкирэнерго” берләшмәсенә канунсыз тапшыруы. Шуның нәтиҗәсендә Салават шәһәре бюджеты миллионнарча сум күләмендә зыян күргән.

Геннадий Паршиков Салават шәһәренә ике ел чамасы гына җитәкчелек итеп өлгерде. Шул кыска гына арада да байтак эшләр майтарып өлгергән ул. Җинаять эше ачылып, хөкем ителә калса, элекке хакимият башлыгына 5 елдан 7 елга кадәр төрмә яный икән. Хилаф эшләрдә шикләнелүче экс-мэр әлегә үз гаепләрен танымый.
XS
SM
MD
LG