Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа “Нур” татар театрында премьера


Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры үз тамашачыларын өр-яңа премьерасы белән сөендерде.

6 марттан 8 мартка кадәр өч көн рәттән “Нур”сәхнәсендә яңа спектакль тантана итә. Бу юлы театр коллективы милли классикага мөрәҗәгать итте. Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак” әсәрен сәхнәләштерде нурлылар.

Былтыр көз Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында бик озак көтелгән зур зал да ачылган иде. Анда хәзер күләмле әсәрләрне дә сәхнәләштерү мөмкинлеге туды. Шуны исәпкә алып, “Нур” театры иҗатчылары татар драматургиясенең классик әсәре – “Ак калфак”ны да тамашачылар хозурына чыгарырга карар итте.

Спектакльне Мостай Кәрим исемендәге Башкортстан Милли яшьләр драма театры режиссеры Рөстәм Хәкимов куйды. Әлеге эшеннән бик канәгать калуын әйтә Рөстәм Хәкимов.

Спектакльнең беренче көнендә үк зал шыгрым тулы иде. Тамаша, бик тә уңышлы чыккан. Аның шулай булуында артистларның осталыгы гына түгел, ә сәхнә бизәлеше һәм костюмнар буенча рәссамның да, композиторның да өлеше зур.

Спектакль күмәк җырлар, фольклор уеннар белән мул бизәлеш алган. Уфа “Нур” татар театрының әдәби бүлеге мөдире Гөлнур Усмаова сүзләренчә, быелгы иҗат сезоны ябылганчы “Нур” театры артистлары тагын да ике премьера өстендә эшли башлый.
XS
SM
MD
LG