Accessibility links

Кайнар хәбәр

Режиссер Әмир Әбдрәзәков вафат


Танылган режиссер, Башкортстан Кино сәнгатькәрләре берлеге рәисе Әмир Әбдрәзәков, озакка сузылган каты авырудан соң, 75нче яшендә вафат булды.

Әмир Әбдрәзәков озак еллар Башкортстан телевидениесендә баш режиссер булып эшләгән иде. Ә 1990 елда, республикада Киностудия төзү турында карар кабул ителгәч, аны шунда эшкә чакырдылар.

Тәҗрибәле режиссер “Башкортстан” киностудиясенең беренче директоры булды һәм аның эшен башлап җибәрүгә күп көчен һәм тырышлыгын салды. Киностудиядә үзенең берничә документаль фильмын да төшерде Әмир әфәнде. Ә “Сынмас рух” дип исемләнгән фильмы өчен ике ел элек Әмир Әбдрәзаков Салават Юлаев исемендәге дәүләт бүләгенә лаек булган иде.

Әмир Әбдразаков җәмәгате белән ике ул – Әскар белән Илдарны тәрбияләп үстерде. Хәзер алар икесе дә дөнья күләмендәге атаклы опера җырчылары булып китте. Соңгы елларда алар Уфада бик сирәк була, чөнки бик күп чит илләр сәхнәләрендә чыгыш ясау өчен чакыралар аларны. Әле дә танылган җырчылар чит илләрдә булу сәбәпле, тиз генә кайтып җитә алмады. Шуңа күрә дә мәрхүмне соңгы юлга озатуны да шимбәгә кадәр кичектерделәр. Мәрхүмне мәңгелек йортына Уфадагы мөселман зиратында күчерәләр.
XS
SM
MD
LG