Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бай депутатлар күбрәк хөрлек алып килерме?


Казан депутатлары кыю проектлар алга сөрә. Миллениум-Зилант Сити проектыннан бер күренеш
Казан депутатлары кыю проектлар алга сөрә. Миллениум-Зилант Сити проектыннан бер күренеш

Казан Думасына тагын 3 эре бизнес вәкиле һәм бер зур түрә килеп кушылды. Сәясәт белгечләре буржуаз инкыйлаб көтә.


Президент сайлавы шаукымы белән Казанда яңартылган Думаның эшли башлавы игътибардан читтә калды. Казан шәһәр Думасына тагын 4 депутат килеп өстәлде. Аларның һәркайсы башкалада яхшы танылган кеше, яисә танылган кешенең баласы. Кайбер сәясәт белгечләре, Дума байлар клубына әверелде дип саный.
Казан Думасында барлыгы 50 урын бар. Элекке депутларның башка эшкә күчү сәбәпле бушаган урыннарын бу атнада яңа сайланган 4 кеше алды. Аларның берсе - яшь Ирек Миңнәхмәтов. Ул Казанның Липатовский сайлау бүлгесендә җиңеп чыкты. Ирек газлаштыру фонды башлыгы Җәүдәт Миңнәхмәтовның улы, үзе дә эре эшмәкәр һәм автоузышчы.

Казанның Яшьләр бүлгесендә сайлаучыларның ышанычын “Зенит” банкының Казан бүлеге башлыгы Дамир Мөхәммәтшин яулаган. Ул - Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның улы.

Урман арты бүлгесендә яшәүче сайлаучыларның мәнфәгатьләрен “Баско” дигән төзелеш ширкәте башлыгы Валерий Калмыков якларга тиеш булачак.

Башкаланың Әмәт бүлемендә башкарма комитетның башлыгы урынбасары Иршат Минкин җиңеп чыкты.
Инде моңа кадәр дә Казан Думасында эре бизнес җитәкчеләре күп иде. Әйтик “Эдельвейс” ширкәте башлыгы, аның көндәше “Бәхетле” сәүдә рәтләре җитәкчесе, “Нәфис косметикс” эре химия ширкәте башы, “Элекон” кебек зур берләшмә мөдире, Моторлар төзү берләшмәсе җитәкчесе дә депутат булып тора. Шәһәр Думасында шулай ук урта бизнес вәкилләре дә бар.

Казан Думасына төрле хастаханәләрнең баш табиблары депутат булып сайланган, алар да финанслар белән идарә итүче кешеләр. Транспорт өлкәсендә эшләүче зур ширкәт башлыклары шактый. Әйтик, метро төзелеше ширкәте җитәкчесе үз эше белән беррәттән, депутат вазыйфаларын да үти. Казан Думасында шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшләүчеләрдән дә берничә кеше бар. Мәгариф өлкәсен берничә мәктәп директоры вәкиллек итә.

Советлар заманындагы кебек хезмәт ияләреннән, яшьләрдән, хатын-кызлардан вәкилләр сайлау әкренләп онытыла бара. Думада элекке совет системасыннан калган хакимият вәкилләре әле бар, әмма эшмәкәрләр, бай кешеләр саны тагы да артты.

Сайлау – арзан эш түгел һәм анда катнашучылар, я үз бизнесына, я акчалы дуслары ярдәменә өмет итәргә мәҗбүр була. Сәясәт белгече һәм “ Звезда Поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов бай кешеләрнең хакимияткә килүен нигездә уңай күренеш дип бәяли:

Рәшит Әхмәтов
“Чыннан да, Казан Думасы күбесенчә яшь кешеләрдән, яшь эшмәкәрләрдән тора. Бу шәһәр башлыгы Илсур Метшинның үзенең карашын чагылдыра кебек. Ул үзе дә яшь һәм амбцияле кеше. Ул чит ил архитекторларын чакыртып, Милли китапханә, Миллениум-Зилант Сити кебек зур проектлар алга сөрә.

Казаның бюджеты да майлы калҗага әйләнә бара. Җир бәясе арта бара. Казан шәһәр Думасы депутаты кәнәфие бизнесны үстерергә ярдәм итә ала. Мин Думага бай кешеләрнең килүен начар әйбер дип санамыйм. Бай кешене сатып алып булмый. Аның үз фикере бар. Бу яктан караганда без буржуаз инкыйлаб каршында торабыз, эре бизнес безнең хәзерге феодал системаны җимерә башлар ахрысы,” – ди Рәшит Әхмәтов.
Бу бай депутат җәмгыятьтәге ярлы кешенең мәнфәгатен яклар микән соң?
“Эре буржуа үз катламының мәнфәгатьләрен яклый алачак, әлбәттә. Әмма аларның өстенлеге, феодалларның хакимлек итүенә караганда, барыбер файдалырак. Чөнки ул көндәшлеккә китерә, Казан һәм республика парламентлары арасында, төрле төркемнәр арасында көндәшлеккә китерәчәк, ә бу күпмедер ирек алып киләчәк, дип уйлыйм. Бу бернинди ярыш булмаган феодал системадан барыбер яхшырак,” – диде сәясәт белгече һәм “Звезда Поволжья” баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG