Accessibility links

Кайнар хәбәр

Меңнәрчә әфган Дания белән Нидерландка ачу белдерә


Әфганстанның көнбатышындагы Һерат шәһәрендә берничә мең әфган демонстрациядә Дания белән Нидерландка каршы шигарләр кычкырды.
Мөхәммәт пәһгамбәрне мыскыллаучы дип бәяләнгән сүрәтләрнең Дания газетларында кабатлап басылуына ачу белдерүчеләр шәһәрнең төп стадионына җыелды.
Алар шулай ук Исламны каты тәнкыйтләүче дип белдерелгән фильмны төшергән Нидерланд сәясәтчесенең ул фильмны телевидение аша күрсәтү ниятенә ачу белдерде.
Демонстрациячеләр әфган хөкүмәтеннән илдә НАТО көчләрендә хезмәт итүче 2400-ләп Нидерланд һәм Дания хәрбиләрен чыгарып җибәрүне таләп итте.
Бу атнада шундый ук җыеннар Әфганстанның башка өлешләрендә дә үтте.
XS
SM
MD
LG