Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд рәсмиләре Әл-Каидәгә каршы көрәшә



Ер-Риад – Согуд Гарәпстаны эчке эшләр министрлыгы фәрманына күрә, Әл-Каидә җитәкчесе урынбасары Айман Әл-Зәвәһридән кыска телефон хәбәре алучылар бу турыда бер атна эчендә рәсмиләргә хәбәр итергә тиеш, юк исә, аларга кулга алыну яный.

Рәсмиләр мәгълүмәтенә караганда, Согуд Гарәпстанында үз бүлекчәләрен торгызырга теләгән Әл-Каидә, сафларына сугышчылар туплау өчен телефонга кыска хәбәрләр җибәрә башлаган.

Чыгышы белән Мысырдан булган Айман Әл-Зәвәһри Пакыстан белән Әфганстан чигендә качып ята, дип санала.

XS
SM
MD
LG