Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстандагы оппозиция президент төшергән хакимнәрне урыннарына кайтара


Пакстанда парламент сайлауда җиңеп чыккан оппозицион фиркаләр җитәкчеләре президент Пәрвәз Мөшәррәф тарафыннан урыннарыннан алынган югары хакимнәрне кире кайтарырга вәгъдә итте. Мөшәррәф былтыр гадәттән тыш вәзгыять игълан итеп берничә югары хакимне вазыйфаларыннан алган иде.
Аларны кире урыннарына кайтарачакларын үтерелгән Бинәзир Бһуттоның ире, Пакстан халык партиясе җитәкчксе Асиф Гали Зардари һәм элеке премьер-министр Нәвәз Шәриф коалиция хөкүмәте төзү турында килешкәндә игълан итте.
XS
SM
MD
LG