Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмантанда гадәттән тыш вәзгыять җиңеләйтелә


Әрмәнстан президенты Роберт Кочарян Ереванда 10 көн элек кертелгән чикләүләрнең кайберләрен бетерде. Сәяси фиркаләргә үз эшләрен яңарту рөхсәт ителә, башкалада теркәлмәгәннәрне шәһәрдән мәҗбүри чыгарып җибәрүләр туктатыла.
Башка чикләүләр, шул исәптән киңкүләм мәгълүмат чараларын контролдә тоту дәвам итә.
Оппозиция белән полиция арасындагы бәрелешләрдә 8 кеше һәлак булгач 1 мартта Әрманстанда 20 көнгә гадәттән тыш вәзгыять игълан ителде.
Оппозиция узган айда премьер-министр Серж Саркисян җиңеп чыккан президент сайлавы зур хәрәмләшүләр белән үтте дип тәкрарлый.
XS
SM
MD
LG