Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пакстанда 2 шартлау кимендә 25 кешене үтерде


Пакстан полициясе көнчыгыштагы Лаһор шәһәрендә 2 бомба шартлап кимендә 20 кешене үтерде дип хәбәр итә.
Федерал полициянең җирле бүлеге башлыгы Чаудри Мансур Әхмәт беренче шартлау Федерал Тикшерү Идарәсе бинасын өлешчә җимереп 21 кешене үтерде диде.
Бомбаны интихарчы шартлаткан дип шикләнелә.
Полиция тикшерүчесе Бабур Бахт Куреши әйтүенчә, икенче шартлау шәһәрнең байлар яши торган өлешендә бер реклам ширкәтендә булып 4 кешене үтергән.
XS
SM
MD
LG