Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таҗикстанда Һизб ут-Таһрир "экстремист" дип танылды


Таҗикстан Югары мәхкамәсе баш прокурор Бободжан Бобохонов мөрәҗәгате нигезендә исламчы Һизб ут-Таһрирны "экстремист оешма" дип танучы карар чыгарды.
Мәхкамә шулай ук бу оешманың Интернет сәхифәсенең Таҗикстаннан торып эш алып баруын да тыйды.
Оешманың максатларын алга сөрүче аудио-видеоязмалар, һәм басма әсбаплар Таҗикстанга кертелмиячәк.
Һизб ут-Таһрир дөньяда Ислам хәлифәте урнаштыруны максат итсә дә, бк максатка ирешү өчен көч куллануны кире кага.
XS
SM
MD
LG