Көндәшләр җитди! Бу бәйгедә Русиядәге кирмәннәр генә дә Казанныкыннан кала 5 - анда Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород, Тубыл һәм Архангельски өлкәсендәге Соловецки кирмәннәре катнаша. Әнә Тубыл кирмәне өчен бөтен Төмән өлкәсе аякка баскан дип әйтергә була.
Дәүләт телеканалында махсус тапшыру ачканнар, хөкүмәт газетасы “Тюменская область сегодня”ның интернет сәхифәсендә бу бәйгедә тавыш бирергә чакырган баннер иң өстә тора. Бәйге турында махсус сәхифә дә эшли. Нәтиҗәсе - ул Питербурдагы Кышкы сарай һәм Сарай мәйданы ансамблен генә алга үткәреп бүгенге көндә икенче урында.
“Казанда, Татарстанда вакыйгалар бик күп. Алар арасында югалып калу өчен күп кирәкми. Ә менә мәңгелек темалар бар. Менә шуларның берсе - тарихи һәйкәлләребез. Миңа калса, монда бер министрлыкның һәм бер тыюлыкның җитәкчеләре эшләгәнне генә көтеп утырырга кирәкми. Мәгълүмат чаралары бу хакта һәрдаим искә төшереп торырга тиеш”, - ди “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.
Ул үзләренең бу эшкә әлегә тотынмаганнарын да яшереп тормады.
Ул үзләренең бу эшкә әлегә тотынмаганнарын да яшереп тормады.
“SMS тавыш бирү, интерактив рәвештә эшләү ул бик кирәк әйбер. Казан Кирмәненең Русиянең 7 могҗизасы икәнлеген бөтен дөнья белергә тиеш дип уйлыйм. Безгә ниндидер күрсәтмә булып бирелсә, эшләячәкбез, әлбәттә”, - ди “Татарстан Яңа Гасыр” телевидениясендәге “Хәерле иртә” тапшыруларының мөхәррире Миләүшә Сибгатуллина. Бер караганда һәркем өстән күрсәтмә көтә кебек.
“Казан кирмәне” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы мөдире урынбасары Айрат Ситдиков әйтүенчә, алар бу гамәлгә кушылуны сорап Татарстанның мәдәният, фән вә мәгариф; яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыкларына мөрәҗәгать иткән булган инде. Әмма егылып китүчеләр күренми икән.
“Әлегә бүгенге көндә Кирмән үзе башкара торган эшләр генә бара. Телевиденияләргә мөрәҗәгать иттек. Иртәнге программаларда мәгълүматны җиткерәбез. Район хакимиятләренә мөрәҗәгать иткән идек. Менә хәзер алар шалтырата башлады”, - ди Ситдиков.
Әлегә Татарстанның берничә районында гына шушы акциягә Казан Кирмәнен “Русиянең 7 могҗизасы” итеп таныту чарасы үткәрергә теләк белдергәннәр.
Әлегә Татарстанның берничә районында гына шушы акциягә Казан Кирмәнен “Русиянең 7 могҗизасы” итеп таныту чарасы үткәрергә теләк белдергәннәр.
11 март көнне “Татар-информ” да үз вәгъдәсен биргән. “Татар-информ” белән сөйләштек. Бүген алар мәгълүмат алып бөтен район газеталарына бирәчәкләр”, -ди Айрат Ситдиков.
Шулай да соңгы вакытта бер кадәр җанлылык сизелү барлыгын әйтеп узды ул. Күптән түгел генә Казан Кирмәне әлеге бәйгедә 15 урында иде. Бүгенгә өч баскычка өскә күтәрелеп 12нче булган. Айрат Ситдиков бу мәсьәләдә, Төмән өлкәсендәге кебек, Татарстанда хакимият ресурсының җитәрлек эшләмәвен дә яшермәде.
Шулай да соңгы вакытта бер кадәр җанлылык сизелү барлыгын әйтеп узды ул. Күптән түгел генә Казан Кирмәне әлеге бәйгедә 15 урында иде. Бүгенгә өч баскычка өскә күтәрелеп 12нче булган. Айрат Ситдиков бу мәсьәләдә, Төмән өлкәсендәге кебек, Татарстанда хакимият ресурсының җитәрлек эшләмәвен дә яшермәде.
“Русиянең шундый бер сыйфаты бар. Башта озак кына уйланыла, аннан соң кәгазь мәсьәләләре чишелә. Аннары гына эшкә керешә башлыйбыз. Кәгазь сораулары чишелде дияргә була. Хәзер без әкренләп Казанда, республикада шигарьләр, билбордлар, рекламалар эленәчәк”, - ди Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкиле Айдар Камильянов.
www.vsled.ru сәхифәсендә иң күп тавыш җыйган 7 тарихи урын “Русиянең 7 могҗизасы” исемлегенә керәчәк. Һәм алар киләчәктә “Русиянең алтын маршруты”н тәшкил итәчәк. Казан Кирмәне шушы "җиделек"кә эләккән очракта, бу үз чиратында Казанга килүче туристларның берничә тапкыр артуы һәм республика кесәсенә дә хәйран гына акча керү дигән сүз. Билгеле булганча, кеше ялда акчасын кызганмый.