Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия вәкиле НАТОга Грузия турында кисәтү ясый


Русиянең НАТОдагы вәкиле Дмитрий Рогозин НАТО Грузияне әгъза итеп алырга әзер булуын белдерү белән, Грузиядән аерылырга теләүче төбәкләр чын ерылу хәрәкәтен башлыячак дип кисәтте.
Ройтерс хәбәр агентлыгының Русиянең Абхазия белән Көньяк Осетия бәйсезлеген тану мөмкинлеге турындагы соравына Рогозин "Безгә бу процесска каршы тору өчен бер дәлил дә калмыячак," – диде.
1990 еллардан бирле Грузиядән аерылырга теләүче бу ике төбәк узган айда Косово Сербиядән бәйсезлек игълан иткәннән соң бәйсезлек хәрәкәтен көчәйтте.
XS
SM
MD
LG