Ә менә атна азагында Сөгүд Гарәбстанына рәсми сәфәр ясаган Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев әле һаман да шул якларда - кайбер мәгълүматларга караганда, республика башлыгы эш сәфәрен тәмамлагач, сөгудиләрнең күршесе Оман дәүләтенә юл алган. Анда ул бер атна ял итәргә җыена.
Бу көннәрдә Татарстан җитәкчеләре илдән читтә йөри. Премьер Миңнеханов әле генә Брүсселдә булды, Казан башлыгы Илсур Метшин - Канн шәһәрендә.