Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әниләргә бүләк


8 мартта дүртенче ел инде Мәскәү мәдәни үзәгенең иң яшь артистлары әниләренә багышлап үзләренең һөнәрләрен күрсәтә.

8 март - әниләр бәйрәме көннәрендә дүртенче ел инде Мәскәү мәдәни үзәгенең иң яшь артистлары әниләренә багышлап үзләренең һөнәрләрен күрсәтә. Беренчедән бу хәл мәдәни үзәктә балалар белән эшләүчеләрнең беренче ярты еллыкка хисаплары булса, икенчедән яшь артистлар беренче мәртәбә сәхнәгә басып, чын артистларча дулкынланып, әниләрен бәйрәм белән котлый.

Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендә эшли тарган «Шатлык» төркеменә 16-дан артык Мәскәү баласы йөри. Өч яшь ярымннан башлап, 15 яшькә кадәр булган талантлар арасында инде Казанга барып та лауреат исеме алып кайтканнар бар. Мәскәүдә урыслар арасында яшәп, урыс мәктәпләрендә укыган балаларны туган телгә, туган моңга тарту, аларны татарча сөйләргә өйрәтү - бу инде ата-аналар ягыннан да, түгәрәк җитәкчеләре тарафыннан да бер каһарманлык дип әйтер идем. Чөнки балалар түгәрәкләргә бары тик ял көннәрендә генә йөри. Шунысын да әйтергә кирәк, «Шатлык» җыр түгәрәге җитәкчесе Зәмзәмия Сәхәбетдинова, «Наян», Шаян», «Айкай» төркемнәре җитәкчесе Роза Хабибуллина, татар теле укытучысы Асия Рахмани да бу эшләре өчен өстәмә акча алмыйлар. Балаларның талантын ачу , бер татар сүзе белмәгән балаларга түземлек белән туган телне таныту болар барысы да аларның фидакарьлегеннән килә. Розалия Каюмова «Шаян» төркеменә беренче көненнән бирле инде 4 нче ел йөри. 9 мартта узган концертта ул Мәскәү композиторы Сәяр Хабибуллинның «Әниемә» дигән җырын башкарды, рояльдә композитор үзе уйнады. Ә менә Сапиханов Равил татар теле түгәрәгенә әле беренче ел гына йөри. Шулай булуга карамастан, Шәүкәт Галиевның балалар өчен язылган шигырен ул бик оста итеп, аксенты булса да аңлаешлы итеп сөйләде. Ике сәгатьтән артык барган тамашага килгән әти – әни. әби – бабайлар, гади тамашачылар да бик ихлас кул чабып, яратып карадылар балаларның чыгышларын. Ә менә Җәмилә Мамедова дигән жиде яшьлек кызчык, матур җырлавы белән дә , оста итеп шигырь сөйли алуы белән дә барысының да күңеленә хуш килде. Рәшит Әхмәтҗановның туган тел турындагы шигырен ул бик аңлап, нәфис итеп сөйләде.

Талантсыз балалар булмый, дип юкка гына әйтмиләрдер. Ләкин ул талантларны ача белгән укытучыларга әниләр генә түгел барлык тамашачылар да рәхмәтләрен белдерде ул көнне. Тик шунысын да әйтергә кирәк, кызганычка каршы милли мәдәни мөхтәрият вәкилләреннән дә, мәдәни үзәк җитәкчеләреннән дә бер генә кеше дә тамашада юк иде.
XS
SM
MD
LG