Accessibility links

Татарны мыскыллаган дәреслек кабат мәхкәмәдә каралачак


Әлеге тарих китабы буенча мәхкәмә эшләре 2006 елның декабрь аена барып тоташа.

Шушы вакытта Милли Мәҗлес депутаты Ф.Таҗиев А.Преображенский һәм Б.Рыбаков авторлыгында 6 сыйныф өчен язылган “История Отечества” дәреслеге буенча Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать итә. Анда бу китапны мәктәп системасына кертүдә, таратуда гаеплеләргә чара күрү сорала. 2007 елның 25 гыйнварында Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Р.Хәкимҗанов шикаять белдерүче Ф.Таҗиевка мондый җавап җибәрә: “Әлеге тарих китабында урыс халкының өстенлеген күрсәткән, шулай ук милләтара ызгыш чыгарырлык һәм татар халкының горурлыгын кимсетү материаллар юк.”

Ф.Таҗиев бу җаваптан риза булмый. Бу юлы Р.Сагыйдуллин, М.Ситдыйков белән бергә шушы китапны раслаган, мәктәпләргә таратырга рөхсәт биргән Русия мәгариф һәм фән министрлыгын Мәскәүнең Тверь район мәхкәмәсенә бирә. Бу 2007 елның август ае була. Шикаять бирүчеләр “История Отечества” дәреслегендә бастырылган рәсемне дә дәлил итеп җибәрәләр. Анда татарларның учакта кеше кыздырулары сүрәтләнә. Моның өстенә урыс халкын мактаган урыннарны күрсәткән цитаталар китерелә. Әлеге шикаять эше буенча мәхкәмә узган елның октябрь, ноябрь айларында билгеләнә. Алар кичектерелә һәм эш беренче тапкыр быелның 22 гыйнварында Мәскәүдә карала. Тверь район мәхкәмәсе карары белән “Азатлык” инде таныштырды. Шулай да шикаять бирүче Ф.Таҗиев ярдәме белән ул вакытны тагын бер искә төшерик:

“Мәхкәмә безнең үтенечне канәгатьләндермәде. Ләкин монда эшнең асылына барып җитмәделәр. Шуңа күрә без Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә шикаять яздык һәм аны үзебезнең вәкил М.Миначев аша 12 мартта тапшырдык. Узган мәхкәмәдә “китап авторларының гына фикерләре бит” дигән аңлатма бирделәр. Ләкин галимнәрнең фикерләре дәреслеккә кертелгән һәм 50 мең тираж белән басылган. Аңарчы да “История Отечества” 9 мәртәбә басылып мәктәпләргә таратыла.”

Мәскәү мәхкәмәсенә бирелгән яңа шикаятьтә мондый юллар бар: “История Отечества” дәреслеге укучыларны милли яктан бүлгәли. Славян-урысларны мактап, татар-төрекләрне мыскыллап милләтләрне капма-каршы куя. Өстәвенә татарның кеше ашаучы икәнен тасфирлаган ялган рәсем бирелә. Бу китап гипотетик яктан 1933 елда Гитлер Германиясендә генә басыла ала. Әмма күп милләтле Русиядә чыгучы гаҗәп. Федераль судья А.Севалкин моны һәм башка пычракны күрергә теләмәде.”

Шунда ук Севалкин әфәнденең тарих китабы бәхәскә, ызгышларга сәбәп була алмавы хакында билгеләмә чыгаруы әйтелә. Бу уңайдан Ф.Таҗиев болай ди: “Алар татарларның горурлыгы юк, шуңа күрә аларны кимсетеп тә булмый, дип уйлыйлардыр. Мәскәү, Санкт-Петербур матбугатын, “Аргументы и факты” газетасын гына алсак та, урыс халкының бөеклеге хакында әле дә күп языла.” Шикаятьнең кайчан каралачагы әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG