Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәрби кафедралар ябыла, офицерлар эшсез


Русия югары уку йортларындагы 232 хәрби кафедраның 165-е ябыла.

Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясенең хәрби кафедра хезмәткәрләре бүгенге көндә эшләреннән китә. Кафедра тулы куәтенә эшләгән чакта анда 30-лап офицер булган. “Офицерларның күпчелеге хезмәт хакы алмый. Фатир көтә һәм вазифаларыннан китә”,- дип белдерде Тимур Якупов. Ул әлегә хәрби кафедра башлыгының кораллану буенча урынбасары булып эшли. Әлегә! “Эшемнән барыбер китергә туры киләчәк. Кая барасымны гына белмим. Эшсез калучыларга бүгенге көнгә кадәр бернинди тәкъдимнәр дә булмады. Күбебез кая барып эш табасыбызны белмибез”,- дип белдерде. Бу көннәрдә анда булган милекне тапшыру эшләре бара. 1 сентябрьдән инде студентларны да хәрби эшкә өйрәтүне туктатканнар.
Башка мәгълумат чаралары белән бергә 12 мартта “Вечерняя Казань” газетасы да Казандагы 3 югары уку йортында хәрби кафедра ябыла дигән хәбәр таратты. Туполев исемендәге Казан техник университетның хәрби кафедра башлыгы полковник Валерий Шевченко “Вечерняя Казань” газетасындагы хәбәргә бик гаҗәпләнде. Һәм Русия хөкүмәтенең 6 мартта имзаланган карарына күрә әлеге югары уку йортында, кыскача аны КАИ дип йөртәләр, бу кафедраның калуы турында әйтелгәнен белдерде. “Кафедра алга таба да бик озак яшәячәк”,-ди Шевченко.
Шевченко әйтүенчә, бу “кара исемлек”кә Казан дәүләт архитектура-төзелеш академиясе белән бергә ГИДУВ һәм Казан дәүләт медицина университеты эләккән. Әлеге карар Русия хөкүмәте һәм Саклану министры тарафыннан кабул ителгән. “Минем карашымча, иң яхшылары гына калдырылды”,- ди Шевченко. Сайлап алу өч ел дәвам иткән. Русия саклану министрлыгының махсус төркеме һәр югары уку йорты буйлап йөреп, уку йортының мөмкинлекләрен, ректорның теләген, хәрби кафедраның җиһазлануын гына тикшереп калмаган, студентлар белән очрашып, сөйләшеп аларның теләкләрен дә өйрәнгән.
“Шуңа күрә, һич кенә дә университетның абруе зур булганга кафедра калдырылды, яисә хәрби кафедра яхшы булганга эшен дәвам итә дип карарга ярамый”,-ди Шевченко.
Ә менә Казан дәүләт медицина университетының хәрби-экстримал медицина кафедрасы башлыгы полковник Николай Овечкин ни өчендер үзләренең ябылу, ябылмауларын белмәвен әйтте. “3 ел дәвамында безне моның белән куркыталар. Әмма кулыбызда бернинди дә документ юк”,-ди Овечкин. Быелның 1 августына кадәр алар моңа кадәр ничек булганнар, шул килеш эшләячәк. Студентлар хәрби белем алуын дәвам итә. “Бу мәсьәләдә бер нәрсә дә аңлашылмый”,- дип тә өстәде Николай Овечкин. Медицина университетына ел да укырга кергәннәрдән 150-ләп студенты хәрби кафедрага сайлап алганнар. Теләүчеләр күбрәк булган. Кызлар да хәрби белгечлек алырга зур теләк белдергән.
Бер яктан хәрби кафедраларның бетерелүе андагы укытучы хәрбиләрнең күпчелеген эшсез итсә, икенче яктан укырга теләүче егетләрнең санын да киметергә мөмкин. Билгеле булганча, хәрби кафедралы уку йортына керергә теләүчеләр ике куянның койрыгын тота: югары белем дә ала, армиягә дә бармый иде.
“Укырга килүчеләр кимемәс дип уйлыйм. Югары уку йортына белгечлек алу өчен киләләр бит”,- диде ябылачак кафедра вәкиле Тимур Якупов. Башкалар да бу хәл югары белем алырга теләгән егетләр санына тәэсир ясамас дигән фикердә.
Русия президенты фәрманы белән 2008 елның 1 гыйнварыннан хәрби кафедралары булган югары уку йортларын тәмамлаганнар хәрби хезмәткә бөтенләй чакырылмый. Ә калганнар солдат булып хезмәткә бара.
Казанда әлегә хәрби кафедралы ике уку йорты тәгаенләнгән. Берсе КАИ, икенчесе КХТИ, ягъни Казан дәүләт технология университеты.
XS
SM
MD
LG