Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәмас Израиль белән атышларны туктату өчен шарт куя


Газзә Сызыгындагы Хәмас җитәкчесе Исмаил Хәния кайбер шартлар үтәлгән очракта Израиль белән атышларны туктатырга чакыручы мөрәҗәгать белән чыкты.
Соңгы атналарда Хәмас сугышчылары белән Израиль көчләре арасындагы бәрелешләрдә дистәләрчә кеше, шул исәптән күп кенә тыныч фәлестинннәр һәлак булды.
Хәния, әгәр дә Израиль Газзәдәге хәрби чараларын туктатып иктисадый чикләүләрне бетерсә һәм Газзә чикләрен ачса тынычлык кайтырга мөмкин диде.
Израиль исә башта Хәмасның Израилнең көньягына ракета һөҗүмнәрен туктатуын таләп итә.
XS
SM
MD
LG