Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарның төп рәсми газетасына - 90 ел!


"Ватаным Татарстан" газетасының бәйрәм саны
"Ватаным Татарстан" газетасының бәйрәм саны

Татарстанның иң өлкән газеталарның берсе нәшер ителә башлавына 90 ел тулуны бәйрәм итә. Бу басма бүгенге көндә нинди вазыйфаны үти?

Заманында “Эш” газетасы, “Кызыл көрәшче”, “Кызыл Татарстан” исеме астында чыккан бу басма, хәзер дә төп рәсми татар газеты вазыйфасын үти. Шушы бәйрәм татар матбугатының җәмгыятьтәге урыны, сүз иреге, ярый-ярамау чикләре турындагы сорауларны куюга сәбәпче булды.
“Ватаным Татарстан” газетасының бәйрәм саны “Бүген бездә тантана” дигән баш астында чыкты. Газетаның беренче битендә хәбәрчеләр рәсеме, төрле хакимият вәкилләренең котлау хатлары урын алган. Рәсемгә караганда газета редакциясендә яшь журналистларны да, өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк хәбәрчеләре дә барлыгы күренә.
Газетаның бәйрәм санында шушы хәбәрчеләр аерым бер битне тутырып “ачылып китеп” дигән сәхифәдә үзләрен күңел дәфтәрләрендә фикерләрен язып калдырган. Газетаның баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров бу бәйрәм санында баш мәкалә белән чыга. Анда ул газетаның тарихына туктала, киләчәк перспективаларын сүрәтли.
90 ел Советлар “Эш” газетасы татар халкы белән җиңелрәк идарә итәргә дип оештырган, хакимиятне көчле, дәлилле итү өчен ташка басылган сүз кирәк булган, дип яза. Шушында ук ул Советлар заманындагы ярый-ярамый чикләренең бик тар булуы, башка татар газетасы булмаганга күрә хөр фикерле кешеләр дә бу басма белән хезмәттәшлек итәргә мәҗбүр булган.
Бүгенге көндә хәлләр ничек? Бу хакта “Ватаным Татарстан” газетаның хәзерге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров белән сөйләштек.
“Хәзер хакимиятнең карашы үзгәрә, безнең миссия – фикер алмашырга ярдәм итү, бу бик авыр бурыч, чөнки ике якта үзен генә хаклы дип саный.” - дип сөйләде ул.
Сез ярый-ярамый чикләре турында язасыз, бүген кайда ул чикләр?

“Ярый-ярамый чикләре ул һәркемнең башында утыра, һәр туган көннең үзенең ярый-ярамые бар, яңгырлы көнне шәмсиясез чыгарга ярамаган кебек. Вакыйга уңаеннан теге яки бу фикерне әйтергә ярамый, ни дәрәҗәдә әйтергә ярый, менә шулардан ярый-ярамыйлар җыела да инде. Аны нәрсә икәнлеген кайбер вакытта әйтеп булмый. Бүгенге көндә цензура юк, ләкин ул һәрберебезең башында бар, корпоратив цензура бар, җәмгыять цензурасы, укучылар цензурасы бар.”

Татар китаплары хәзер күп һәм төсле, заманча итеп чыга, укучысы юк дип язалар. Татарча газеталар турында да шулай әйтәләр. Сез моның белән килешәсезме?

"Килешә торган сүз түгел бу. Китаплар күренә торган җирдә булырга тиеш. Шәһәрдә газета таратучылар кичә шалтыратып әйтте, сезнең газетаның 30%-ын кире кайтаралар, сезнең белән хезмәттәшлек итүдән баш тартмакчы булабыз, дип әйттеләр. Газета күренмәгәч, танылмагач, аны кем алсын. Миңа калса, бу тауарларны безгә һәрвакыт күрсәтеп торырга кирәк." - ди Миңназыйм Сәфәров

Газетага 90 ел тулды, аңа 100 ел тулганда “Ватаным Татарстан” газетасы нинди булыр, 10 елдан басманы ничек итеп күз алдына китерәсез?
"Газета заманчалашырга тиеш. Бу көннәрдә без газетаның яңа сайтын эшләп бетерәбез. 100 еллыгына мин газетаны 4 битле итеп түгел, һич югы 30 битле итеп күз алдына китерәм. Төркиядәге “Заман”, “Вакыт” гәзитләре 30дан алып 42 биткә кадәр күләмдә чыга, татарның дөньясы шулай тар булырга тиеш мени, нигә мескенлек шул дәрәҗәдә чагылырга тиеш соң? Кешенең хәбәрне сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш.

Сезне яздырмыйбыз, интернеттан укыйбыз хәзер дип әйтүчеләр бар безгә, хәтта авыл җирендә дә. Без әле бу яктан таш гасырда, без үзебезнең чиребезне беләбез. Без үзгәрешләрнең башында, чишмә башында гына торабыз.” – диде “Ватаным Татарстан” гәзитнең баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров.
XS
SM
MD
LG