Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иң яхшы әкиятче


Русиянең иң яхшы әкиятчесе Башкортстанда яши.

Ул — Илдус Тимерханов. Илдус Тимерханов Русия күләмендә узган әкиятчеләр арасында югары урынга иреште. Әлеге бәйгедә 200дән артык әкиятче катнашкан. Илдус Тимерханов анда иң яхшы 10 әкиятче арасында өченче урынны яулады. Ул бу бәйгедә үзенең “Тал тирәкләр куенында” исемле әкият-романы белән катнашкан булган.

Илдус Тимерханов Дүртөйле шәһәрендә яши, “Юлдаш” исемле район гәзитендә эшли. Берничә әкият китабы авторы.
XS
SM
MD
LG