Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмән президенты матбугатка кайбер чикләүләрне бетерә


Әрманстан президенты Роберт Кочарян президент сайлаудан соң ай башында булган урам бәрелешләре нәтиҗәсендә матбугатка кертелгән чикләүләрнең кайберләрен бетерде.
1 мартта Кочарян 20 көнгә гадәттән тыш вәзгыять тәртибе кертте.
Урам җыеннары тыелды, киңкүләм мәгълүмат чараларына бары рәсми мәгълүмат тарату гына рөхсәт ителде.
Кочарян матбугатка бу чикләүне гамәлдән чыгарды әмма "ачыктан ачык ялган һәм тотрыксызлындыручы" мәгълүмат тарату һаман да тыелуын белдерде. Кочарян шулай ук рәсми рөхсәтсез сәяси листовкалар тарату тыюын да бетерде.
XS
SM
MD
LG