Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар өлкәсенең иң кечкенә авылында да мәчет эшли


Самарның үзеннән ике йөз чакрымнар төньяккарак китеп, урман эчендә кечкенә генә Бозбаш авылы урнашкан. Кечкенә генә булса да, мәчетле авыл.Шул авылның мулласы Харис углы Кәрам әфәнде Җәләев белән сөйләшәмен:
-Мин Бозбаш аулында ун елга якын имам-хатыйб булып эшлим. Вәгазь сөйләгәндә, төрле чыганакларны кулланам. Сәясәткә тыгылмыйм. Тормыш турындагы вәгазьләрне халык ярата.
-Ә менә Җир шарына яңгыраган “Азатлык” радиостанциясе турында ишеткәнегез бармы?
-Мин үзем “Азатлык” радиосын 1985 елдан бирле тыңлыйм. “Азатлык”ны күбесенчә төннәрен тыңлыйм. Динебезне, телебезне саклауда, көчәйтүдә күп көч куя “Азатлык”. Дин турында да, сәясәт турында да, халык тормышы турында да яхшы, канәгатьләнерлек хәбәр бирәләр. “Азатлык” тапшырулары миңа бик ошый.
-“Азатлык”та яңгыраган хәбәрләрне 100% дөрес дип кабул итәсезме?
-“Азатлык”тагы барлык хәбәрләргә дә ышанам. Алдамыйлар.
-Косованың аерым дәүләт булып яшәвен хуплыйсызмы?
-Хуплыймын. Бер халык икенче халыкка кол булып яшәргә тиеш түгел.
-Русиянең Косовоны танымавы озакка барырмы?
-Озакка бармас. Бөтен дөнья халыклары тануы, Русияне дә танырга этәрәчәк.
-“Азатлык” радиосы дөнья хәбәрләрен биргәндә, Самар хәбәрен дә ишетү күңеллеме?
-Күңелле, бик тә күңелле.
-Бозбаш авылында ничә кеше яши, һәм авыл юкка чыкмасмы?
-150 кеше яши, 85 йорт. Яшьләр китә. Авылның хәле мөшкел. Авылга мөнәсәбәт үзгәрмәсә, киләчәк томанлы.
XS
SM
MD
LG