Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канада парламенты гаскәрләрне Әфганстанда калдыруны хуплый


Канада парламенты ил гаскәрләренең Әфганстанда эшчәнлек алып бару мөддәтен 2011 елга кадәр озайту өчен тавыш бирде.
Әмма моның өчен НАТО илләренең көньякта иминлек саклаучы Канада гаскәрләренә ярдамгә күбрәк гаскәр һәм хәрби җиһазлар җибәрүе шарт.
Канаданың Консерватив фиркасе узган айда оппозициядәге Либераллар белән бу карарны хуплау турында компромисска иреште.
Әфганстанда 80-ләп Канада солдатының һәм бер дипломатының үтерелүе сәбәпле аннан 2500 кешелек Канада гаскәрләрен чыгару өчен басым арта бара.
XS
SM
MD
LG