Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Үзәк Азиядән килүчеләрне үтерүчеләр тотылган


Мәскәү такырбашлары
Мәскәү такырбашлары

Быел Мәскәүдә Үзәк Азиядән килүчеләргә һөҗүмнәр белән бәйле 4 җинаятчел яшләр төркеме эшчәнлегенә киртә куелган.

Бу турыда Русия эчке эшләр министрлыгының җинаятчеләрне эзләү бүлеге башлыгы вазыйваларын башкаручы генерал-лейтетант Искәндәр Галимов җомга көнне министрлыкның интернет сәхифәсенә чыгарылган әңгәмәдә белдерде.

Соңгы арада Мәскәүдә вәзгыять аеруча кискенләшеп китте. Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан килүчеләргә бигрәк тә еш һөҗүм итәләр.

"Ел башыннан башкалада 4 җинаятчел яшләр төркеме эшенә киртә куелды, Алар кылган 7 үтерү, һәм 10 кешенең сәламәтлегенә аңлы рәвештә зыян китерү очрагы ачылды," – ди Галимов.

Аның әйтүенчә, бу гадәти җинаятләр. Гадәттә мондый җинаятләрне яшләр төркемнәре урамда салкын корал ярдамендә кыла.

Галимов барлык чит ил ватандашларын үтерүләргә бәйле рәвештә җинаять эшләре ачылганлыгын һәм бу эштә җинаятчеләрне эзләү хезмәтләренең генә түгел милициянең барлык хезмәтләре дә катнашуын белдерде.
XS
SM
MD
LG