Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тибеттә протест белдерүчеләр кибетләрне яндыра


Тибет башкаласы Лһасада протест белдерүчеләр кибетләрне һәм машиналарны яндырды. Бу Тибеттә соңгы 2 дистә елдагы зур чуалышлар.
Пекиңдагы американ илчелеге белдерүенчә, АКШ ватандашлары атышлар булуын хәбәр иткән. Кытайның рәсми Ксинһуа хәбәр агентлыгы берничә кешенең яраланып хастаханәләргә салынганлыгын белдерә.
Кушма Штатлар белән Британия бу хәлләргә борчылу белдерде. Ак Йорт Пекиңны Тибет мәдәниятен хөрмәт итәргә чакырды. Тибетнең Һиндстанда сәяси сыену алган буддист җитәкчесе Далай Лама Кытай җитәкчелеген протест белдерүчеләргә карата көч кулланмаска чакырды
Шаһитләр әйтүенчә, Кытай хакимиятләренә каршы бу атнада будда дин әһелләре башлаган протест чараларына гади халык та кушыла башлаган.
XS
SM
MD
LG