Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азәрбәйҗанда оппозицион журналистка пычак белән кададылар


Азәрбәйҗанның Азатлык исемле төп оппозицион газеты хәбәрчесенә пычак белән кадаганнар. Газета хуҗалары бу хакимиятләрнең безнең басманы томалау тырышлыгы дип белдерде.
Газетның баш мөдире Азер Ахмедов Рейтерс хәбәр агентлыгына Азатлык басмасының иң төп хәбәрчеләреннән берсе Агил Халиловның аркасына кичә кич ул өенә кайтып барганда кадаганнар дип белдерде.
Халилов ярдәм чакырып өлгергән һәм аңа операция ясаганнар.
Ахмедов әйтүенчә, аның хәле авыр, әмма тотрыклы.
Халилов коррупция һәм башкала Бакыда җир сатулар турында яза иде.
XS
SM
MD
LG