Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәгарифтә милли компонент сакланырмы?


Уфада мәгариф мәсьәләләренә багышлап оештырылган Бөтенрүсия киңәшмә-семинары тәмамланды. Ике көн дәвам иткән бу җыенда Русиянең 25 югары уку йортлары ректорлары катнашты. Күпчелеге – педагогия институтлары һәм университетлары җитәкчеләре иде.
Киңәшмә-семинарда мәгарифнең күпкырлы проблемалары тикшерелде. Шулай ук соңгы вакытта күп бәхәсләр тудырган милли компонентлы укыту мәсьәләсе дә көн тәртибендә булды.

Мәгълүм ки, милли төбәкләрдәге мәктәпләрдә ана телләрне, туган як тарихын өйрәнүне киләсе уку елыннан бетерү һәм Русиядә гомум укыту программасын гына калдыру күзаллана. Бу хәл Татарстан һәм Башкортстан кебек милли республикаларда шактый борчылу тудырды.

Әле Уфада барган киңәшмәдә дә югары уку йортлары ректорлары белем бирүдән милли компонентны сызып ташлауның дөрес гамәл булмавын ассызыклады. Шул хакта әлеге җыен тәмамлангач, журналистлар өчен оештырылган матбугат очрашуында да әйтелде.

Бу җәһәттән Татарстанның Алабуга шәһәре дәүләт педагогия университеты ректоры Айдар Кәлимуллинның фикерләре аеруча дәлилле иде.
“Татарстан һәм Башкортстан кебек милли төбәкләр өчен милли компонент бигрәк тә мөһим, - диде ул. – Бу юнәлештә яхшы гына тәҗрибә туплана башлагач, аны гамәлдән чыгару акыллы эш булмас иде. Балаларыбыз ана телләрен, туган як тарихын яхшы белсә, аларның күңелендә ватанпәрвәрлек хисләре дә тамырлана алыр иде”.
Башкортстандагы татар мөгаллимнәре дә милли компонентның бетерелүенә тискәре мөнәсәбәттә.

Уфадагы күренекле татар тел галиме, фән докторы Әхәт Нигъмәтуллин фикеренчә, бу әлеге дә баягы башка милләтләрне урыслаштыру юнәлешендәге бер гамәл.
“Шуңа да мин дә, минем хезмәттәшләрем дә аны хупламый”, - ди Әхәт ага.
Уфадагы танылган татар галиме, тел белгече, Башкортстан Укытучылар белемен камилләштерү институты мөгаллиме Әхәт Нигъмәтуллин әйтүенчә, хәзер милли компонентны бетерүне глобальләшү белән дә бәйлиләр. “Ләкин бу урысның үзенә дә китереп сугачак әле”, - ди ул.
XS
SM
MD
LG