Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда Әхмәдиниҗат тарафдарлары җиңә


Тәһран - Иранда кичә узган парламент сайлавында кадими намзәтләр - президент Мәхмүд Әхмәдиниҗат тарафдарларының тавышларның күпчелеген алганы күзәтелә. Тавышлар саналган 70 бүлгәдә алар 35 урын алган, урта консервативлар - 22, реформачыл намзәтләр 13 урын яулаган. Көрәш Мәҗлестәге 290 урын өчен барды.

Реформачыл партияләр вәкилләре сүзләренә караганда, аларның 90 урын гына алу мөмкинлеге булган. Реформа яклы намзәтләрнең күбесе теркәлә алмаган.
XS
SM
MD
LG