Accessibility links

Кайнар хәбәр

Косовска Митровицада дистәләгән кеше яраланган



Митровица – Косовска Митровица шәһәрендә булган чуалышлар нәтиҗәсендә кимендә 25 БМО полициясе хезмәткәре, 8 НАТО хәрбие һәм дистәләгән серб яраланган.

Чуалышлар, БМО полициясенә мәхкәмә бинасын контрольгә алырга фәрман биргәч башланып киткән. 3 көн элек бу бинаны серблар басып алган иде.

Чуалыштан соң БМО полициясен шәһәрдән чыгарырга карар ителгән. НАТО көчләре вазгыятьне үз карамагына алган.

Косово бер ай элек бәйсезлеген игълан иткәннән бирле бу беренче зур чуалыш булды.

Русия Косово сөйләшүләренә кире әйләнеп кайтырга чакырды.
XS
SM
MD
LG