Accessibility links

Әхмәдиниҗатка авыррак булачак


Кадими көчләр җиңде, әмма 2009 президент сайлавында авыррак булачак
Кадими көчләр җиңде, әмма 2009 президент сайлавында авыррак булачак

Иран Мәҗлесендә кадими көчләр купчелекне алачак. Әмма либераллар саны да артачак. Әхмәдиниҗаттан йомшаграк сәясәтче Али Лариҗани 2009 президент сайлавында аңа җитди көндәш була ала.


Реформачыл көчләр яңа мәҗлестә кимендә 30 урынны саклап калачак. Баштарак алар 50-70 урынга өмет иткән иде. Элекке мәҗлестә алар 290 урынның 40 алган иде. Реформачылар сәясәткә әллә ни тәэсир итә алмасалар да киләсе ел президент сайлавында үз йогынтысын ясый алырлар дип фаразлана.

Әхмәдиниҗат сәясәте халыкка югары бәяләр, азык-төлек кытлыгы китерде. Алар исә эш урыннары һәм тормыш дәрәҗәсе яхшыруын көтте, дип яза Financial Times.

Иран парламентына сайлау нәтиҗәләреннән нәрсә көтәргә?

Иранны атом программасы өчен җәзалау максаты белән кертелгән чикләүләр хөкүмәтнең популярлыгын арттырмады. Әмма Тәһранның уран баетуын туктатуына да китермәде, дип яза Financial Times.

Иранның элекке атом эшләре арадашчысы Али Лариҗани Ком шәһәрендә тавышларның күпчелеген алып яңа парламетка үтте. Лариҗани – үзе консервативлардан булса да, президент Әхмәдиниҗат сәяәсәтенең төп тәнкыйтчесе санала. Коммерсант басмасы язуынча аның 2009 ел президент сайлавында Әхмәдиниҗатка җитди көндәш булу ихтималы бар. Шулай ук аны парламентның яңа рәисе итеп сайлый алалар, дип фаразлый Русиядә чыгучы Коммерсант басмасы.

Иранда кешеләрнең паспортында тавыш биргәннән соң тамга куела, кешенең кайсы елларда сайлауда катнышу-катнашмавын контроль итеп була. 2004 елгы тавыш бирү белән чагыштырганда быел сайлауга кеше күбрәк килгән. Мәҗлестә урыннырның бүленеше алдагы көннәрдә билгеле булачак. Соңгы 10 урын өчен Тәһранда яңа тавыш бирү апрель яки май айларында булачак, дип яза New York Times басмасы.

XS
SM
MD
LG