Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар теле нык аксый


Түрәләр татарча сөйләшергә теләмәсә һәм татар телендә эш кәгазьләре, элмә такталар язылмаса, мәктәптә татарча өйрәнеп чыккан укучыны бусагадан урыс мохиты каршы ала.

Казан шәһәрендәге Курчак театрында аена күп дигәндә татар телендә 2-3 спектакль уйнала. Татар яшь тамашачылар театры җитәкчелегеннән дә: “Яшүсмерләр килми”,- дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә. Бер караганда, әлегә мәктәп һәм гимназияләрдә татар телендә укыту үз җаена барганда, бөтен укучылар да татар телендә бик шәп итеп үк сөйләшмәсә дә, начар аңламаска тиеш кебек. Әмма театрлардагы хәл, урамда аралашканнарны тыңлап торсаң, моның киресен күрәсең. Сәбәп нәрсәдә соң?
“Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин журналистлар татарча сорау биргәндә дә урыс телендә җавап бирергә тырыша”,- дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Бүгенге көндә Казан шәһәре түрәләре арасында, телләрне белүгә килгәндә, зур игътибар татарга түгел, ә инглиз теленә бирелә. Чит илләргә күп йөргәнгә һәм Татарстан башкаласының халыкара чаралар үткәрүенә килгәндә, ансы ди кирәк. Әмма туган телеңә зыянга түгелдер, мөгаен.
“Аңлап, белеп үзем онытмас өчен татарча сөйләшергә тырышсам да татарча сөйләшүче кешеләр бик аз”,- ди Татар конгрессының Казан шурасы башлыгы Фәрит Мифтахов. Аның әйтүенчә, башкалада туган телне пропагандалау аксый. “Һәрбер кешенең үзенең телен, милләтен белүенең иң кирәкле әйбер икәнлеген аңлатырга кирәк. Башта шул, калганы аннан соң гына булырга тиеш”,-ди Мифтахов.
Аңлату дигәннән, күзгә бәрелеп торган элмә такталарда да шәһәр хакимияте соңгы вакытта татар телен бөтенләй оныта башлаган күрәсең. “Республика оешмаларының “Гаилә елы-Год семьи в Республике Татарстан” дигән ике телдә матур игъланнары бар. Ә шәһәр нишләптер “Год семьи” дип кенә чыгарды”,-ди Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров.
Шәһәр хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән узара бәйләнешләр урнаштыру бүлеге хезмәткәре Гөлназ Исмәгыйлева, бу хәлне игътибарсызлык аркасында киткән хата дип кабул итә. Казанда татар теленең абруе җитенкерәмәүне ул башкада күрә. Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге хезмәткәрләрнең ике: татар һәм урыс телләрендә эш алып барганнарга хезмәт хакларына булган өстәмә- 15 процентның менә ике елга якын инде түләнмәве дә йогынтысыз калмаган. “Бөтенебез беләбез, боерыклар, карарлар бөтенесе дә урыс телендә әзерләнә. Муниципаль хакимият оешмалары арасында хатлар алышканда татар телендә язылган хат белән аралашуны кертү әһәмияткә ия булыр иде”,- дип Исмәгыйлева, түрәләрне билгеле бер сынау алдына куярга кирәклегенә басым ясый.
Ә менә бу бүлек башлыгы Ирек Арсланов исә, татар теленең абруен күтәрүне тирәнрәктә күрә. “Без әгәр дә Казаныбызда, татар кешесе өчен генә түгел, Татарстанда яши торган барлык милләтләр өчен дә, үзебезнең милләттә телнең кирәклеген көндәлек эштә тудырмасак, җиңеп чыга алмаячакбыз”,- ди Арсланов.
Бер яктан татарча күзгә бәрелеп торган игъланнар, элмә такталар аксау, икенче яктан Татарстанда ике теллелекне түрәләр канун буларак җиренә җиткереп үтәмәү үсеп килүче яшь буынга үз йогынтысын ясаса, өченче ягы да бар икән. Татарстан иҗтимагый пулаты рәисе Илгиз Хәйруллин болай ди.
“Бөтенебез дә Совет заманында чит телне өйрәндек. Инглиз телен һәм бүтән телләрне. Беребез дә белмәдек. Бүгенге көндә татар телен өйрәтү методикасы без бер дә телне өйрәнмәсен өчен махсус эшләнмәде микән? Без шул юл белән бармыйбыз микән хәзер татар телен өйрәткәндә”,- ди Илгиз Хәйруллин. Башка милләттән булган балаларны татар теленә өйрәтүче укытучылар әйтүенчә, алар барсын да җиренә җиткереп эшли. Әмма мәктәптән урамга атлауга ук укучыларны урыс дөньясы каршы ала. Көндәлек тормышта кулланышы булмагач, нәтиҗәсе дә юк.
Конгрессның Казан шәһәре шурасы да бүгенге көндә алар алдында торган иң зур әһәмияткә ия мәсьәләләрнең берсе итеп мәктәпләрдә татар телен укытуны күрә. Шуңа күрә Казандагы татар теле укытучыларын районнарда җыеп сөйләшергә исәпләре. “Мәгариф бүлегеннән кешеләр булып, андагы проблемаларны ничек чишү турында сөйләшергә кирәк. Кычкырып кына тормыш бармый. Ул проблемаларны белгәннәр белән ничек итеп дөрес итеп эшләү өчен шундый кешеләрне җыясы килә”,-ди Фәрит Мифтахов.
Бу көннәрдә Казанда “Мин татарча сөйләшәм” дигән чара уза. Ул ике ай дәвам итеп 26 апрельдә төгәлләнәчәк. Аны оештыручылар быел кибетләргә кереп татарча белүчеләре һәм белмәүчеләре булган сәүдә нокталарын ачыклаячак. Мондый чаралар билгеле бер вакыт аралыгында гына булмыйча, даими эш барса, татар теленең абруена йогынтысы зуррак булыр иде, мөгаен.
XS
SM
MD
LG