Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть” янә “Укртатнафта” акционерлары җыелышында катнашмады


Наил Маганов: "Укртатнафта"да тәртип урнаштырылмыйча "Татнефть" акционерлар җыелышында катнашмыячак
Наил Маганов: "Укртатнафта"да тәртип урнаштырылмыйча "Татнефть" акционерлар җыелышында катнашмыячак

“Укртатнафта” ширкәте акцияләре өчен Татнефть белән “НафтогазУкраины» арасындагы көрәш инде бер ел тирәсе бара. Әлегә Татарстан ягы рәсми сөйләшүләр алып барып та, мәхкәмә аша да үзенә тиешле 18% акцияне кайтара алмый.

“Укртатнафта” ширкәте акцияләре өчен Татнефть белән “НафтогазУкраины» арасындагы көрәш инде бер ел тирәсе бара. Әлегә Татарстан ягы рәсми сөйләшүләр алып барып та, мәхкәмә аша да үзенә тиешле 18% акцияне кайтара алмый. Аның каравы “Укртатнафта” ширкәте акционерлары бу ыгы-зыгыга әллә ни игътибар бирмичә үз җыелышларын дәвам итәләр. Русия акционерлары, шул исәптән “Татнефть” вәкилләре дә исә бу җыелышларда катнашудан баш тарта. “Татнефть» җитәкчесе урынбасары Наиль Маганов шушы көннәрдә үзәк матбугат чараларына, янә үзләренең акционерлар җыелышында катнашмаулары турында әйткән. Аның фикеренчә акционерлар җыелышы әгәр 60% акционерлар килгән очракта гына була ала. Билгеле, Русия һәм Татарстанга 56% акция туры килә һәм алардан башка чынлыкта бу чара уза алмый. Әмма Украина ягы бу җыелышны үткәрә, димәк алар безгә тиешле акцияләр белән файдалана ди Наил Маганов матбугат битләрендә.
“Татнефть”нең планнаштыру идарәсендә бүлек мөдире булып эшләүче Марина Савелова бу уңайдан болай диде.
Бүгенге көндә завод әледә яулап алучылар кулында. Акционерларның бу җыелышын планнаштырган вакытта барсы да тыныч иде әле. Ул вакытта “Татнефть” үзе бу җыелышны үткәрергә кирәк дип йөрде. Моның өстенә әле акцияләр проблемасы да чишелмәгән. Без уйлыйбыз, 18% акция Татарстан ширкәтеннән хокуксыз алынды дип. Ширкәт белән Овчаренко җитәкләгән вакытта безнеңчә бу җыелышта “Татнефть” сүзе үтемле булмас. Ә безнең бу җыелышта катнашу бу әлеге җыелыш тулы составта узды дигәнне аңлата һәм монда безгә каршы да карарлар кабул ителергә мөмкин.
Татарстан акционерлары бу җыелышта катнашудан баш тартып дөрес эшлиләрме дигәнгә Татар дәүләт һуманитар педагогика университетында социаль-икътисадый , хокукый тикшерүләр институты җитәкчесе, профессор Вадим Хоменко болай диде.

Бу җыелышта барлык акционерлар катнашырга тиеш, әгәр дә аларда төп акцияләр икән бигрәк тә. Монда юридик бәхәсләрне, кемнәрдер тарафыннан ниндидер акцияләрнең тартып алынуын игътибар итәргә кирәкми, чөнки бу әйберләрне янәшә карарга ярамый. Украина ягы Татарстанга бурычлы булсалар да бу җыелышта алар катнашырга тиешләр иде. Укртатнафта акцияләре мәсьәләсенә килгәндә Татарстан белән Украина бу турыда инде күптәннән бәхәсләр алып баралар. Минемчә монда бер генә юл Татарстанга үз акцияләрен мәхкәмә аша кайтару. Әлегә бу ыгы-зыгы бераз басылды, Әмма “Нафтогаз Украины” Татарстан акцияләрне кайтарырга теләми. Әмма вакыт узу белән ул аны барыбер кайтармыйча булдыра алмый.
Наил Маганов Киевта “Укртатнафта” акционерлары җыелышлары булды дисә дә, Украинаның үзенә исә моңа карата төрле фикерләр йөри. Бу илнең ягулык һәм энергетика министры Юрий Продан әлеге җыелыш узды һәм дәвам итәчәк ди, Кременчуг заводы акционерлары исә җыелышның үтүен инкарь итә. Бу турыда “Коммерсантъ» газетасында укырга була. Биредә шулай ук, бу җыелышта акционерлар тарафыннан 2006-2007 ел керемнәр бүлү каралган диелә.
XS
SM
MD
LG