Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Марченко урамы булырмы?


Казанда бер төркем вәкилләр Татарстан башкаласының бер урамына Анатолий Марченко исемен бирү нияте белән чыкты. Ачлыкта утырганнан соң 1985нче елны Татарстанның Чистай төрмәсендә үлгән хокук яклаучы, совет диссиденты Марченко тоталитар системага каршы булган.

Үз 48 яшьлек гомеренең 19 елын ул төрмәләрдә, сөргендә, лагерьларда утырган. Исән булса Анатолий Марченкога быел 70 яшь тулыр иде. Ул 1938нче елны гади эшчеләр гаиләсендә туган һәм 8 сыйныфны тәмамлагач комсомол юлламасы белән Новосибирскидагы су электр станциясе төзелешенә китә. Анда бораулау остасы белгечлеген ала һәм Карагандага китеп эшли башлый. Ул яшәгән тулай торакта бер көнне үзара сугыш була. Марченко анда катнашмаса да, аны дип башкалар белән бергә гаеплиләр һәм 2 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Марченко мәхкәмәнең шундый гаделсез булуына бик гарьләнә. Ирек яратучы һәм гаделсезлеккә түзә алмаган егет төрмәдән качарга карар кыла һәм чит илгә китәргә була. Әмма Иран чиген чыгарга җыенганда аны тоталар һәм Ватанга хыянәттә гаеплиләр. 23 яшьлек Марченконы тагын 6 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. Моңа да түзә алмыйча ул төрмәдән качарга була, әмма аны кабат тоталар. Һәм лагерьдан Владимир шәһәрендәге каты режимлы төрмәгә күчерәләр. Монда ул күп уйлана, тоткыннар арасында да гыйлемлеләр шактый була һәм аның үзаң үсешенә зур тәэсир ясый. Төрмәләрдә, лагерьларда, сөргеннәрдә тоткыннарның горурлыгын сындыруны үзендә татыган, гаделсезлеккә чыдый алмаган Марченко ничек тә исән калырга һәм халыкка бар дөреслекне җиткерергә кирәк дигән карарга килә. Шулай итеп ул язучы булып китә. Аның 3 өлештә торган “Живи как все китабы” дөнья күрде.

1970нче елда Советлар Берлегендәге эшче халыкның авыр хәле турында тавыш куптару очраклары була. Одессадага ике эшче һәм Марченко чит ил профсоюзына ачык хат юллыйлар. КГБ һәрдаим Марченконы күз уңында тота. 1981 елны ул алтынчы тапкыр 10 ел төрмәгә утыртыла. Әмма 1985 елдан соң Чистай төрмәсендә 117 көнгә ачлык игълан итә. Аның тәләбе барлык сәяси тоткыннарны мыскыллауны туктату һәм иреккә чыгару була. Марченко ачлык тотып 12 көн узганнан соң төрмәдә үлә.

“Бу кеше Русия демократик ил булсын өчен бөтен көчен куйган. Без аны онытмаска тиеш”, - ди Казанның бер урамына аның исемен бирү өчен эш башлаган төркем башлыгы – медицина фәннәре кандидаты Альфред Фәйзуллин.

Аның әйтүенчә, әгәр элекке заманнарда халык демократия турында кухняда курка-курка гына сөйләшсә, Марченко исә моны ярып салган.

“Мин аның турында 40 ел элек үк белә идем һәм ул мине шәхес буларак чын мәгънәсендә сокландырды. Чөнки ул вакытта ук инде мин коммунистлар режимы белән килешмәдем һәм бу системаның упкынга китерәсен белдем. Ник дигәндә андый тормышта озак яшәп булмый иде, әмма мин моны болай тиз булыр дип уйламадым. Халык барлык каршылыкларны кухняда сөйләшеп үзен тынычландыра иде. Шуңа мине бу кешенең батырлыгы гаҗәпләндерде. Ул ачыктан-ачык тоталитар системага каршы көрәште”, ди Альфред Фәйзуллин.

Казанның бер урамына 19 ел сәяси тоткында булган Анатолий Марченко исемен бирү эше инде башланып киткән. Казан Думасына мөрәҗәгать итү өчен хат әзерләнә. Моның өчен Альфред Фәйзуллин җитәкләгән төркем партияләргә, иҗтимагый оешмаларга мөрәҗәгать иткән. Әлегә “Русия демократия фиркәсе”, “Уң көчләр берлеге”, “Яблоко” партияләре генә бу ниятне яклап чыккан. Ә хакимият яклы “Гадел Русия” каршы икән. “Бердәм Русия” исә соңрак җавап бирәсен әйткән.
XS
SM
MD
LG