Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Буштан "җитди документ" алган



Мәскәү – Русия президенты Владимир Путин, АКШ президенты Джордж Буштан, ике ил арасындыгы мөнәсәбәтләрне үстерү турында "җитди документ" алуын хәбәр итте.

Бу турыда ул бүген АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс һәм саклану министры Роберт Гейтс белән очрашу алдыннан әйтте.

Аның алдыннан Райс белән Гейтс Русиянең сайланган президенты Дмитрий Медведев белән очрашты. Медведев, Русия белән Кушма Штатлар арасында булган каршылыкларның чишелүенә ышаныч белдерде.

"Безнең әле дә каршылыклар булган мәсьәләләр бар - ракета калканы, корал чикләү кебек. - диде Дмитрий Медведев. - Шуңа да карамастан, алга барырга теләк һәм ихтыяр бар. Без Русия белән Америка арасында алдагы елларга мөнәсәбәтләрне дәвам итү өчен нигез булдырырга тиеш".

Райс белән Гейтс ике көнлек сәфәр белән Мәскәүгә килде. Көн тәртибендә ракета калканы, корал чикләү, террорчылыкка каршы көрәш кебек мәсьәләләр бар.

XS
SM
MD
LG