Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бер ана ике баласына кул салган


Казанда ана ике баласын суга батырып үтерә
Казанда ана ике баласын суга батырып үтерә

Казанда яшәүче 23 яшьлек бер ханым үзенең 3 һәм 4 яшьлек ике баласын суга батырып үтергән.

Татарстан прокуратурасының тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Абдуллин сүзләренчә бу ханым Казанның Воровский урамында тулай торакта бер дустында яшәгән. Ул дусты бер кайда эшләмәгән, хәмер эчемлекләр белән мавыккан, шуңа күрә бу ханымга ике баласын караудан тыш әле бу дусты турында да кайгыртырга кирәк булган. Ә машина юып эшләп алган хезмәт хакы исә, балаларына түгел үзен карарга да җитмәгә. Шуңа күрә матди хәлне яхшырту максатыннан ул үзе эшли торган җирдә 36 яшьлек бер ир-ат белән танышкан. Җинаять эшен дә бу ханым нәкъ менә бу яңа дустының фатирында башкарган ди Эдуард Абдуллин:
"14 мартта үзенең балаларын юырга дип бу ханым әлеге ир-атның фатирына килә. Балаларын ванныга кертә дә, сыра алырга кибеткә чыгып керә. Ул балаларын балалар йортына бирергә уйлаган. Чөнки үзе дә 7 яшендә әнисез калган, һәм балалар йортында тәрбияләнгән. Башта ул олы малаен Романы суда батырган. Кечкенә малае, әнисе абые белән уйный, дип, бу күренешкә карап торган. Аннын соң бу ханым кечкенә улы Данилны да батыра".
Җинаятьне кылганнан соң ул ваннадагы суны җибәреп, үзенең яңа дустына яратуын әйтеп хат язып калдыра. Әмма берникадәр вакыт узгач ул барыбер дә милициягә шалтыратып, үзенең җинаять кылуын сөйләп бирә. Шул ук көнне аңа карата җинаять эше кузгалтылган. Татарстан прокуратурасының тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эдуард Абдуллин бу ханымга карата биреләчәк җәзаны болай бәяләде.
Җинаять кодексының 105 маддәсе нигезендә бу ханымга мәңгелек төрмәгә утыртылуы яный ала. Әмма миңа калса аңа 10-12 ел төрмә газабы биреләчәк. Карар чыгарганда мәхкәмә барлык эшләрне игътибарга алачак. Аның җинаятьне танып үзенең милициягә килүе бу шулай ук күпмедер дәрәҗәдә бу ханымга карата чыгарылачак җәзаны йомшартачак.
XS
SM
MD
LG