Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетия парламенты Рен-ТВ тапшыруларын тыярга чакыра



Назрань – Ингушетия парламенты Рен-ТВ телекомпаниясе тапшыруларын һәм бу компания журналистларын республикага кертүне тыярга чакыра.

Барлык фракция депутатлары да имзалаган мөрәҗәгатьтә, бу канал республикадагы вакыйгаларны махсус рәвештә бозып күрсәтә, диелгән.

Мисал итеп, Башка Русия хәрәкәтенең тыелган чарасын яктырту өчен берьюлы 3 төркем җибәрелүе китерелә.

Мөрәҗәгать Русия парламентының ике пулат рәисләренә, эчке эшләр министрына, баш прокурорга, ФСБ башлыгына җибәрелгән.



XS
SM
MD
LG