Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония Косовоның бәйсезлеген таныды



Токио – Япония бүген Косовоны бәйсез дәүләт дип таныды. Тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә, Косовоның бәйсезлеге Балкандагы тотрыклылыкка өлеш кертер, дигән өмет әйтелә.

Белдерүдә шулай ук, Япониянең Сербия белән һәрчак дустанә мөнәсәбәттә булуы әйтелгән, һәм бу киләчәктә дә шулай дәвам итер дигән өмет белдерелгән.

Япония Косовоны таныган 25нче дәүләт булды.

XS
SM
MD
LG