Accessibility links

Кайнар хәбәр

Буш: Гыйракка басып керү дөрес булган



Вашингтон – Кушма Штатлар президенты Джордж Буш американ гаскәрләренең Гыйракка басып керүенә 5 ел тулу уңаеннан бүген Пентагонда чыгыш ясады.

Буш, югалтуларга карамастан, Гыйракка басып кереп, Сәддамны бәреп төшерү карары дөрес булган диде.

"5 ел элек бу сугышны башлау кирәкме, аны җиңеп буламы, дигән бәхәсләр күп булды. Минем өчен җавап мәгълүм. – диде Буш. – Сәддамны бәреп төшерү карары дөрес булган. Америка бу сугышны җиңә ала һәм җиңергә тиеш".

Буш, Гыйрактагы уңышларга карамастан, чигенергә чакыручыларга тәнкыйт белдерде.

Ул арада, бүген Вашингтонда Гыйрак сугышына каршы демонстрация көтелә.

XS
SM
MD
LG