Форумда заман телевидениесе проблемалары тикшерелә, шулай ук ТЭФИ төбәк бүләге тапшырылачак. Чараларда катнашу өчен Мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлык башы Михаил Швыдкой һәм Русия телевидениесе академиясе фонды президенты Владимир Познер килде. Заһир Исмәгыйлов исемендәге Уфа сәнгать академиясе Швыдкойга могтәбәр профессор исемен бирде.
Уфага илнең телевидение хезмәткәрләре җыелды.