Accessibility links

Кайнар хәбәр

Далай-лама Кытай җитәкчеләре белән очрашырга әзерлеген белдерде



Дарамсала – Тибетның рухи җитәкчесе Далай-лама Кытай җитәкчеләре белән очрашырга әзерлеген белдерде.

Кытай рәсмиләре аны соңгы вакытта Тибетта булган чуалышларны оештыруда, Олимпия уеннарына аяк чалу ниятендә гаепләгән иде.

Далай-лама бу гаепләүләрне катгый рәвештә кире какты.

Кытайның рәсми мәгълүмат чаралары бүген беренче тапкыр хөкүмәткә каршы чараларның башка төбәкләргә дә җәелүен таныды.

Хакимиятләр бу чуалышларда 13 кеше үлгән дип белдерә. Сөргендәге активистлар корбаннар саны 100гә якын ди.
XS
SM
MD
LG