Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әширов: яһүд белән сионист тәңгәл түгел


Русиянең яһүд оешмалары Федерациясе Мөфтиләр шурасы белән мөнәсәбәтләрен туктатып торырга булды. Нәфигулла Әшировның "сионизм ул – фашизм" дигән сүзләре өчен.


Русия яһүди оешмалары федерациясе (ФЕОР), Русия мөфтиләр шурасы белән мөнәсәбәтләрен туктатып тору хакында игълан итә. Аларны бу гамәлгә этәргән сәбәп дип, алар, Русия мөфтиләр шурасы рәистәше Нәфигулла хәзрәт Әшировның сионизм хәрәкәте хакында “Ул – яман шеш, ул – фашизм” дигән сүзләрен китерә.
Бүген бу темага Кремльгә якын торган «Известия» газетасы да мәкалә басып чыгарган. Ул мәкалә «Мөфти яһүдиләрне тиргәгән, православлар белән ачуланышкан» дип атала. Шунысы да бик кызыклы, мәкаләдә сүз Нәфигулла хәзрәт Әширов турында барса да, ни өчендер анда кара күзлек кигән Равил хәзрәт Гайнетдин фоторәсеме бирелгән.

Бу газета мөселманнарга каршы юнәлештә эзлекле кампания алып бара башлады дип әйтергә була. Чөнки, күптән түгел генә, Пенза өлкәсендәге 10 мең татар яшәгән Урта Әләзән авылы хакында да «ваһабитлар оясы» дип язылган мәкалә нәкъ шушы «Известия» газетасында дөнья күргән иде.

Сионизм турындагы фикер белән килешмәгән Русиянең яһүдиләр оешмасы Русиянең мөфтиләр шурасы белән эшчәнлеген туктату турында белдерә. Аларның фикеренә православ епископы Марк та кушылып, «мөселманнар безгә каршы да чыгыш ясый» дип зарлана.
Русиянең мөфтиләр шурасыннан алынган хәбәргә караганда, мәсьәләне уртага салып сөйләшер өчен яһүдиләр оешмасыннан бу хакта бернинди дә тәкъдим булмаган. Бу теманы алар турындан-туры массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырган. Һәм Русиянең мөфтиләр шурасы «Известия» газетасында басылган мәкалә хакында – ул “диннәрара диалогта аңлашу белән уртаклыгы булмаган, махсус планлаштырылган мәкерле акция” дип белдерә.

Ә инде сионистлар турында үз фикерен әйткән мөфтий Нәфигулла Әширов телефон аша безнең радиобызга болай диде:

“Мин һичбер вакытта яһүдиләр үзләрен сионистлар белән тәңгәлләштерер дип уйламаган идем. Яһүдиләр – халык, ә инде сионистлар - сәяси хәрәкәт. Алар Либанда да, Фәләстиндә дә мөселманнар өчен бик күп явызлыклар эшләгән оешма. ФЕОРның барлык халык исеменнән сүз йөртергә бернинди хаклары да юк. Шулай ук мин дә мөселманнар исеменнән түгел, бу фикерләрне бары тик үз исемемнән генә белдердем», - ди Әширов.
Мөфти Нәфигулла Әширов элек тә үзенең кискен белдерүләр ясавы белән танылган иде. Ул, мисал өчен, урыс чиркәвенең Русия мәктәпләрендә православ мәдәнияте нигезләрен мәҗбүри укыту омтылышын ачыктан-ачык тәнкыйтләп чыкты. Моңардан тыш Әширов рәсми Мәскәүнең сәясәтен кире кагып Косово бәйсезлеген дә яклаган иде.

"Известия" аша хәзер урыс православ чиркәве вәкиле Марк форсаттан файдаланып Әшировка "җавап кайтара".
XS
SM
MD
LG