Димәшк – Русиянең тышкы эшләр министры Сергей Лавров бүген Димәшкта Сүрия президенты Башар Әл-Ассад белән очрашты.
Очрашуда киләсе айда үтәчәк гарәп илләре саммиты алдыннан, Якын көнчыгыштагы вазгыять, Ливан низагы тикшерелгән.
Шулай ук, Мәскәүдә Фәләстин-Израиль тынычлык конференциясен үткәрү мәсьәләсе дә күтәрелгән.
Лавровның Израиль һәм Фәләстин җирләренә дә баруы каралган.