Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтара нәфрәт нәрсәдән барлыкка килә?


Сулдан уңга: Наталья Юдина, Елена Дудукина, Ашот Айрапетян, Ольга Абраменко, Левон Муконян
Сулдан уңга: Наталья Юдина, Елена Дудукина, Ашот Айрапетян, Ольга Абраменко, Левон Муконян

21 март Европада расачылыкка каршы көрәш көне. Шул уңайдан Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә матбугат очрашуы узды.


21 март гомум Европада расачылыкка каршы көрәш көне буларак билгеләнә. Шул уңайдан Мәскәүнең бәйсез матбугат үзәгендә «Русия яшьләре арасында милли нәфрәт хисләре кизү рәвешен ала бара» дигән темага матбугат очрашуы узды. Бу очрашуны, Питербур «Мемориал» оешмасы, «Сова» мәгълүмат - аналитик үзәге, Воронеждан «Яшләрнең хокук яклаучы хәрәкәте» , һәм «Милләтара хезмәттәшлек үзәге» оештырган иде.
Соңгы елларда Русиядә расачылык кәефе үсә бара дип, «Сова» мәгълүмат аналитик оешмасы вәкиле Наталия Юдина, бу елда гына булган үтерешләр хакында мәгълүмат бирде. Расачыл нигездәге үтерешләрнең күпчелеге гыйнвар аенда булган. Узган ел белән чагыштырганда алар күпкә артык.
«Милләтара хезмәттәшлек оешмасы» җитәкчесе Ашот Айрапетян үзенең чыгышында болай диде:
«Хәзер яңалыклар фронт сызыгыннан килгән хәбәрләргә тиң булырлык. Һәр көнне үтереш турында сөйләнә. Берничә ел элек бер вәхши Новослободский метросында бер этне үтергән иде. Хәзер анда эткә һәйкәл куелган. Ул һәйкәл янында тере чәчәкләр бетеп тормый. Шулай ук берничә ел элек кенә Пушкин метросында бер әрмән егетен үтерделәр. Һәм, берничә ел элек, бер милиционер, туктамаган өчен генә, бер таҗикны атып үтергән иде. Ә халык дәшми. Шулай итеп. бездә кешенең кадере эт кадереннән дә түбән. Тиздән җиңү көнен бәйрәм итәчәкләр. Җиңү турында күп төрле купшы сүзләр сөйләнәчәк. Халык 1945 елны фашистларны җиңдек, дип уйлый. Ә бүгенге көндә Мәскәү, Петербур, Волгоград урамнарында фашистлар маршы уза. 80 ел элек Германиядә, беренче фашистлар барлыкка килгәндә, анда да гади халык ул нәрсә безгә кагылмый, дип уйлаган иде. Хәзер инде безнең илдә гади кешеләр бу хәл безгә кагылмый, дип фикер йөртә. 80 ел элек немецлар ялгышкан кебек, безнең битараф халык та ялгыша»,- диде, Ашот Айрапетян.
«Мемориал» үзәге вәкиле Ольга Абраменко такырбашларның җинаятләрен диңгездәге бозның күренеп торган өске өлеше кебек кенә, дип фикер йөртергә була, диде. Аның сүзләренә караганда җинаятьләргә этәргән нәрсә ул - дәүләт җитәкчеләренең ялган патриотизмга, рус милләтчелеген якларга дигән өндәүләре белән бәйләнгән. Патриотик тәрбияне көчәйтү дигән фикерләрне дә такырбашлар үзләренчә аңлыйлар. Безнең илдә рус маршы да рөхсәт ителгән, диде Олга Абраменко. Ул шулай ук, толерантлык программасы бу хәлләрдән коткара алмый. Милиция дә халык арасында аңлату эшләре алып бармый. Якынлашып килгән Гитлерның туган көнендә мәсәлән, исән калыр өчен чегәннәргә өйләреннән чыгып йөрмәскә кушканнар. Дошман образын ясау да көчәя бара, диде Абраменко. Безнең ил өчен Америка да, Европа да дошман. Әгәр дә хөкүмәт югарылыгында төп халыкны якларга кирәк дигән өндәүләр яңгырый икән, бу сүзләрне экстремистлар үз гамәлләренә юл күрсәтү дип аңлаячаклар, диде Олга Абраменко.
Матбугат очрашуында катнашкан Воронеңжҗдагы яшьләрнең хокук яклаучы оешма вәкиле Елена Дудукина, Воронежда берничә ел элек чит ил студентлары үтерелгәннән соң әйтеп үтелгән оешма барлыкка килүе турында сөйләде. Милли күрә алмаүчанлыкка, каршы көрәштә алар башка шәһәрләр белән дә берләшү башлаган. Безнең бүлекчәләр 17 шәһәрдә бар инде, диде Елена Дудукина. Аларның эшләре төрле плакат, һәм түш тамгалары эшләп чыгарудан гыйбарәт. Ул плакатларда, мәсәлән, рус телендә шундый сүзләр язылган. «Нелегальных людей не бывает», «Все разные -все равные», «Если ты против фашизма, скрипку приколи себе на одеҗду», «Молодежь - за права человека» һәм башкалар. Безнең бу хәрәкәткә Кыргызстан һәм Украина яшьләре дә килеп кушылды, диде Елена Дудукина.
Шулай итеп бүген, 21 мартта расачылыкка каршы көрәш көнендә, хокук яклаучылар җурналистлар белән очрашып, Русиядә милли күрә алмаүчанлык кәефләрен барлыкка китергән сәбәпләр хакында фикер алыштылар.
XS
SM
MD
LG