Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия стратегик тармакларда чит ил инвестицияләрен чикли



Мәскәү – Русия Думасы стратегик тармакларда чит ил инвестицияләрен чикләү турында канунны икенче укылышта кабул итте.

Документта 40-тан артык шундый тармак китерелгән: галәм һәм авиация сәнәгате, федераль ятмалардан казылмалар чыгару, хәрби техника җитештерү һәм сату, шул исәптән, мәгълүмат чаралары эшчәнлеге.

Стратегия ширкәтенең 25% хиссәсен сатып алырга җыенган чит ил компаниясе моны Русия хакимиятләре белән килештереп эшләргә тиеш.

Бу канун моңарчы башкарылган алыш-бирешләргә кагылмый.

XS
SM
MD
LG