Accessibility links

Кайнар хәбәр

Далай Лама Кытайның гаепләүләрен кире кага


Тибетнең Һиндстанга сыенган рухи җитәкчесе Далай Лама Кытайның Далай Лама Олимпия уеннарына каршы фетнә оештырырга тырыша дигән гаепләвен кире какты.
Ул Кытайның рәсми басмаларында үзенә каршы чыгарылган гаепләүләрне нигезсез дип атады.
Матбугатта Тибетнең рухи җитәкчесе бу җәйдә Кытайда үтәчәк Олимпия уеннарына каршы һәм төбәктәге коммунист җитәкчеләрне вазыйфаларыннан төшерү өчен террор һөҗүмнәре оештыруда гаепләнгән иде.
2 атна чамасы элек Тибет башкаласы Лһасада хөкүмәткә каршы көч кулланулар белән протест чаралары башланды. Бу гыйсьян Кытайның башка төбәкләренә дә таралды.
1989 елгы Нобел тынычлык бүләге иясе Далай Лама ул баш күтәрүләрне оештыру турындагы гаепләүләрне кире кага.
XS
SM
MD
LG